Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында Россия полициясе оешуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Тантаналы чарада шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

«Дүрт дистә ел дәвамында Чаллы гарнизоны хезмәткәрләре, милиция яки полиция хезмәткәрләре - ничек кенә дип аталса да, шәһәрнең тынычлыгын һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча зур, җаваплы эшне намус белән башкаралар. Катлаулы 90 нчы еллар кыенлыкларына карамастан, Чаллы полициясе һөнәри һәм тормыш сынауларын үтәде һәм КАМАЗ эшчәнлеген дәвам итсен өчен барысын да эшләде. Хезмәткәрләрнең хәзерге буыны ата-бабалары эшен лаеклы дәвам итә. Шәһәр җитәкчелеге КАМАЗ белән берлектә эре объектлар төзү, идарәнең материаль-техник базасын ныгытуга  матди ярдәм күрсәтә. Һәм без ярты миллионлы автокаланың социаль-икътисадый хәле сезнең эштән торуын аңлап, алга таба да ярдәм итәчәкбез», - диде мэр.

Бәйрәм кунакларын шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надыйр Закиров та котлады.

Аерым рәхмәт сүзләре залда утыручы ветераннар һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары адресына яңгырады. 

Чара барышында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә, шулай ук хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләргә ирешкән Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бина фойесында тематик фотозона оештырылды. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре стеласы өчен тавыш бирә алдылар. Сүз ГЭС бистәсендә, шәһәргә керү юлында урнаштырырга планлаштырылган монументаль комплекс турында бара. Шәһәр халкына сайлау өчен берничә проект тәкъдим ителде.


Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 16:11