Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Дмитрий Иванович Решетников һәм Иван Павлович Алексеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Дмитрий Иванович Киров өлкәсендә крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлый, аннары армиягә китә. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Армиядән кайткач, осталар мәктәбен, Нократ Аланы шәһәрендә машина төзүчеләр кичке техникумын тәмамлый. Шунда ук машина төзү заводына приборлар ремонтлау буенча слесарь булып эшкә урнаша. Соңрак уйлап табу һәм яңа техника буенча инженер була.

1971 елда Дмитрий Иванович гаиләсе белән Чаллыга күченә, КАМАЗга эшкә урнаша. Башта балалар бакчалары буенча куратор булып, аннары уйлап табу һәм рационализаторлык бюросы башлыгы булып автомобиль заводына эшли башлый. Әлеге вазифадан пенсиягә чыга. Дмитрий Иванович һәм аның тормыш иптәше Раиса Ивановнаның алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Иван Павлович Алексеев Башкорт АССРның Бәләбәй районы Аделькино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук башлангыч һәм урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында (13 яшьтән) колхозда төрле эштә эшли. 1947 елда армиягә алына. Соңрак Уфада танк училищесына укырга керә. Уку тәмамланганнан соң ике ел Корея сугышында катнаша. Армиядән кайткач слесарь, цех җитәкчесе урынбасары һәм җитәкчесе булып эшли. Яр Чаллы шәһәрендә 1974 елдан бирле яши. 73 яшенә кадәр двигательләр заводында эшли. Хәзерге вакытта Иван Павловичның алты оныгы, алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Кытай-Совет Дуслыгы», «Хезмәт ветераны», «КАМАЗ төзелеше ударнигы» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 09:46