Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы укучылары «Мин һәм закон» темасына интеллектуаль уенда катнаштылар. «Көзге каникуллар» республика профилактик акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ студентлары белән берлектә «Көзге каникуллар» дигән чара оештырдылар. Конкурсларда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү буенча 10 отряд (60,18,19,26,58,6,6,44,21 нче мәктәп) катнашты.

Ярышлар берничә этаптан торды:«Командаларны тәкъдим итү», «Теоретик өлеш», «Ребуслар». Дүртенче этапта укучылар «Хокук бозу һәм юридик җаваплылык»темасына кроссвордлар чиштеләр. Моннан тыш, һәр команда «янап акчаалу»темасына плакат әзерләде.

Беренче урынны 60нчы мәктәп яулады, икенче урында 44нче һәм 19нчы мәктәпләр, өченче урынны 6 нчы мәктәп алды.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 10:47