Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Фәнни-тикшеренү өчен теманы ничек дөрес сайларга» дигән мастер-класс узачак. Чара шәһәрнең һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча иң яхшы тикшеренү эшенә конкурс алдыннан үткәрелә.

Мастер-класста түбәндәге аспектлар каралачак: мәгълүмат эзләү; проблемалар һәм темалар сайлау; тикшеренү эше темасының дөрес формулировкасы. Мастер-классны «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлары һәм аспирантлары» муниципаль белем бирү учреждениесе рәисе, КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты аспиранты Елена Рассолова үткәрә. Чара шәһәрнең һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары өчен үткәрелә.

Чара турында өстәмә мәгълүматны 8(917) 921-59-83 телефоны буенча һәм электрон почта аша алырга мөмкин: moluchandco@gmail.com

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 09:07