Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXVII утырышы узды. Аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Көн тәртибендә 20 мәсьәлә торды. Депутатлар алар буенча профильле комиссияләрдә алдан фикер алышканнар иде.

Бүген каралган мәсьәләләрнең берсе «2018 елга һәм 2019-2020 еллар планы чорына Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә булды.

Бу темага доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина чыгыш ясады. Өстәмә субсидияләр һәм бюджетара трансфертлар белән бәйле рәвештә 2018 елга бюджетның үзгәртелгән параметрларын расларга тәкъдим ителде: керемнәр буенча 8 525 483,13 мең сум; чыгымнар буенча 9 527 327,68 мең сум күләмендә.

Депутатлар шулай ук төрле муниципаль норматив-хокукый актларга һәм Шәһәр Советының элек кабул ителгән карарларына кертелгән үзгәрешләрне расладылар. Күпчелек үзгәрешләр редакция характерында – документлар федераль закон таләпләренә туры китерелә.

 Шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин, архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы Илмир Исхаков үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 12:25