Бүген Яр Чаллы депутатлары ике җәмәгать тыңлауларын үткәрү датасын раслады. Шулай итеп, агымдагы елның 30 ноябрендә Шәһәр Советының «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карар проекты, ә 20 декабрьдә – «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы карар проекты буенча тыңлаулар булачак.
Ике чара да 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 13:03