Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы депутатлары "Яр Чаллы шәһәренең спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен Яр Чаллы шәһәре Мэрының премиясен бирү тәртибе турындагы нигезнамәне" расладылар.

Документ нигезендә премия спорт юнәлешендә эшләүче тренер-укытучылар, инструктор-методистларга, муниципаль өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә узган календарь елында һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә.

Премия бер тапкыр билгеләнә һәм ел саен Физкультурачылар көне алдыннан тапшырыла. Һәрберсе 20шәр мең сумлык 20 премия түләнә.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 13:27