Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең  Тарихи туган якны өйрәнү музее масштаблы ребрендинг башлады. Матбугат конференциясе вакытында журналистларга яңартылган логотип һәм фирма стиле үсешенең яңа концепциясен музей директоры Румил Кәрамиев тәкъдим итте. Игътибар үзәгендә кеше үзе була, шуңа күрә гадәти экспозицияләр интерактив мәйданчыклар белән янәшә тора. 

"Музей үсә, кешеләргә якыная. Классик форматтагы заманча, актуаль киңлеккә үзгәрешләр кертелә", - дип билгеләп үтте Румил Кәрамиев. 

Кабул ителгән концепция кысаларында музейның визуаль образы да яңартылды. Аны яшь дизайнер, педагогия институтын тәмамлаган Алсу Минеева тулыландырды. Музей директоры яңа логотип тәкъдим итте – бу, берничә төсне үз эченә алган, стильләштерелеп  ясалган "М" хәрефе. Спикер сүзләренә караганда, билге визуаль системаның сыгылмалы нигезенә ята-бу хәреф кенә түгел, ә тарихка тәрәзә.

"Логотипның төрле төстә булуы шәһәр тарихының төрле чорын ассызыклый. Соры, иң караңгысы төс – революциягә кадәр тарихи Чаллы. Ачык сары – революциядән соң, Совет чорында Яр Чаллы. Сары төс – шәһәребезнең яңа тарихы”, – дип аңлатты ул.

Музей контентның төрле форматларын тәкъдим итеп, төрле аудиторияне җәлеп итү өстендә актив эшли: "Яңа концепция бирегә килүчеләргә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртә. Кеше мәгълүмат артыннан гына түгел, атмосфера, чынбарлык артыннан да килергә тиеш. Шуңа күрә музейда интерактив багланышлар мәйданчыклары барлыкка киләчәк", – диде музей директоры. 

 “Дуслык” келәм зонасында чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары борынгы һөнәрчелекне үзләштерә алалар. Теләгән һәркем биш метрлы келәм әзерләүгә үз өлешен кертә алачак, шул ук вакытта һәр катнашучы махсус журналга теркәп барылачак. “Пушкинны җый” интерактив зонасында музей кунакларының экспонатлар белән танышу һәм шагыйрьнең әсәрләрен үзеңә бастырып чыгару мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, музейда чүлмәк ясау остаханәсе эшли башлаячак. 

ТР туризмны үстерү үзәге белән берлектә «Минем гидым!» программасын тормышка ашыру планлаштырыла. Гид ролендә танылган кешеләр чыгыш ясаячак, программа шәһәр буйлап экскурсияләр сериясен үз эченә ала. Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Тарихи бранч» проекты профессиональ тарихчылар һәм тарих яратучыларны бер табын артында җыячак. 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе белән берлектә «Чаллы алфавиты» проекты гамәлгә ашырылачак. 

"Быел, музей «Мин Россиядә яшим» проектын тормышка ашыруда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Грант шәхси киңлекләрдә экскурсияләр үткәрү өчен “РадиоГид” заманча һөнәри җиһаз сатып алырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Румил Кәрамиев.

Хәзер фәнни хезмәткәрләр программаны төзү белән шөгыльләнәләр һәм инде 2019 елның язында “Җиңү Паркы: сугыш һәм тыл геройлары” дип исемләнгән экскурсия башланачак. 

“ВКонтакте” Шәһәр администрациясе төркемендә матбугат конференциясеннән турыдан-туры трансляция алып барылды. Трансляцияне монда карарга була.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 14:55