Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Рамазан улы Сөләймановка 95 яшь тулды. Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Денисова да кушылды.

Әхмәт Рамазан улы Чирмешән районының Туймәт авылында туа. 1942 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул Ленинград һәм Украинаның беренче фронтларында сугыша, өч тапкыр яралана. 1945 елда, госпитальдә дәваланганнан соң демобилизацияләнә, шуннан соң туган авылына әйләнеп кайта һәм колхозда эшли. 1963 елда Әхмәт Рамазан улы Чирмешән районының Түбән Кармалка авылына күченә, анда пенсиягә чыкканчы клуб мөдире булып хезмәт куя. 2006 елда Яр Чаллыга күченеп килә.

Әхмәт Рамазан улы дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «I дәрәҗә Ватан сугышы», «Кызыл Йолдыз» орденнары, «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Ленинград оборонасы өчен» һәм «Жуков» медальләре, юбилей даталарына медальләр, «Фронтовик» билгесе белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 15:58