Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының бүгенге утырышында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Әбделхак Батюшов быел Яр Чаллының социаль-мәдәни өлкәсендәге үзгәрешләр уңаеннан үз фикерен белдерде. Ул ассызыклаганча, үз эшчәнлеге буенча депутат коллегалары белән быел җәй балалар бакчаларын, юлларны капиталь төзекләндерүдән соң ачу, шулай ук яңа төзелгән объектларны файдалануга тапшыру уңаеннан оештырылган барлык тантаналы чараларда катнашкан.

«Быел 2 мәктәп, 9 балалар бакчасы, 1 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтланды. Мәгариф линиясе буенча шәһәргә 1 млрд 800 млн сумнан артык акча кертелде. Юллар төзелешенә һәм тузган магистральләрне норматив хәлгә китерү өчен 2 млрд 350 млн сумнан артык акча тотылды. Тик мин башкалар турында әйтәсем килә: 40-45 ел капиталь ремонт булмаган балалар бакчасына килүче кешеләрнең хис-тойгыларын күрергә кирәк иде. Ата-аналар, балалар һәм хезмәткәрләр нинди эмоцияләр кичерә, алар ремонтланган учреждениегә нинди тойгылар белән атлап керә. Бу вакытта шәһәр өчен, Яр Чаллыда үткәрелә торган гаять зур эшләр өчен горурлык хисе уяна», - дип уртаклашты Әбделхак Батюшов.

Депутат шулай ук шәһәр проектларын гамәлгә ашыруга бюджетның төрле дәрәҗәләреннән акча бүлеп бирелүен һәм бу акчаларны рациональ тоту бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Башкарма комитет та, шәһәр объектларында эшләгән подрядчылар да рәхмәт һәм хөрмәткә лаек дип саныйм», –  диде Әбделхак Батюшов, чыгышын йомгаклап.


Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 16:34