Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Төзүче» стадионының футбол кырында 2008-2009 елгы һәм 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Мэр Кубогына футбол буенча шәһәр беренчелеге узды. 2008-2009 елгылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны – «Төзүче-1», 2 урынны – «КАМАЗ», 3 урынны –«Төзүче-2» командалары яулады. 2006-2007 елгы үсмерләр арасында призерлар: 1 урында – «Төзүче», 2 урында – «КАМАЗ-1», 3 урында -  «КАМАЗ-2».

 Гомуми команда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – «Төзүче», 2 урын –«КАМАЗ», 3 урын – «Компонент» (14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге).  

Уен нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы капкачы булып Раид Бикмөхәммәтов («Төзүче») танылды, «Иң яхшы һөҗүмче» исемен Кирилл Филимончук («Төзүче») яулады, «Иң яхшы сакчы» дип Артемий Каныгин («КАМАЗ») табылды. «Иң яхшы бомбардир» исеменә Иван Колосов («КАМАЗ – 1») лаек булды. 

Җомга, 9 ноябрь 2018, 08:06