Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәгъсүм Махъян улы  Махъянов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Мәгъсүм Махьян улы Махъянов Минзәлә районы Дәвек авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. 1942 елның 16 октябрендә фронтка алына, 877 полкта автоматчы-минометчы булып хезмәт итә. Сталинград сугышында катнаша, ике тапкыр яралана, Финляндия  чигенә җитә. Соңгы яуны Латвиядә 1945 елның 8 маенда кабул итә. 1947 елда демобилизацияләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Яңа юл авылында тракторчы булып эшли. 1983 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченә. Хатыны белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, сигез оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Мәгъсүм Махъянов «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Кызыл Байрак» ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Җомга, 9 ноябрь 2018, 08:56