Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 21 ноябрь көнне, 15:00 сәгатьтә шәһәрнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга гаилә коруга ярдәм итү, ата-ананы алмштыручы гаиләләрне әзерләү һәм алар белән эшләү үзәгендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Белгечләр белән очрашуга опекуннар, тәрбиягә бала алган ата-аналар, ятим балалар чакырыла.

Элекке «Мәрхәмәт» балалар йорты базасында ятим балаларга гаилә коруга ярдәм итү үзәге ачылды, автокалада ул 2016 елдан бирле эшләп килә. Биредә гаиләләргә юридик, медицина, психологик-педагогик һәм социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 08:00