Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының «Технокала» инновацияле техник иҗат академиясе укучылары Мәскәүдә узган «Робот һәм мин»  бөтенроссия робот техникасы ярышлары лигасының өченче сезоныннан кайттылар. Алексей Башкатов җитәкчелегендәге балалар, ата-аналар һәм педагоглар командасы бөтен Россиядән 25тән артык команда арасында уздырылган ярышларда Чаллы данын лаеклы яклады.

Чаллы укучылары «Төягеч робот» номинациясендә II урынны алдылар. Яр Чаллы командасы составында Альберт Анненков (36 нчы лицей), Арина Башкатова (78 нче лицей), Владимир Елин (60 нчы мәктәп), Камилә Галиева (50 нче мәктәп), Сергей Ключников (50 нче мәктәп) һәм Денис Романов (78 нче лицей) катнашты.

Җомга, 9 ноябрь 2018, 11:09