Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың 45 комплексында урнашкан амбулатор хирургия медицина үзәге өчен билгеләнгән төзелеп бетмәгән бинаны сатмаячаклар. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында ТР буенча Гомумроссия халык фронты төбәк бүлегенең ревизия комиссиясе рәисе Олег Давыдов хәбәр итте. Сүз муниципаль милектә булган 1100 квадрат метр мәйданлы җир участогындагы ике катлы бина турында бара. Хәзерге вакытта җир медицина үзәген төзү өчен максатчан билгеләнештәге арендада урнашкан. Чаллылылар әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап, төзелеп бетмәгән бинаны сату турында мәгълүмат барлыкка килгәннән соң мөрәҗәгать итте.
«Аренда килешүе буенча ул тиешле вакытка сыешырга тиеш. Югыйсә, ул объектны сүтәргә туры киләчәк. Без әлеге объектның социаль юнәлеш алуын һәм аның билгеләнеше үзгәрмәвен ачыкладык. Милекченең төзелеш өчен рөхсәте бар. Без бу хәлне контрольдә тотачакбыз һәм закон бозулар булса, мәсәлән, билгеләнеш үзгәрсә һәм бу сәүдә объекты булса, без процессны туктатачакбыз. Башкарма комитет та бу мәсьәләгә актив кушылды», - дип хәбәр итте Олег Давыдов.

Арендатор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ул төзелеш өчен соинвесторлар эзли. Төзелеш эшләренең вакытлыча туктатылуы финанс проблемалары белән бәйле.

«Объект сатуга куелмаган, бу безнең шәһәрдә яшәүчеләргә кирәкле социаль әһәмиятле объект. Традицион блокны, шулай ук хирургияне күздә тоткан бик җитди клиника. Җирнең билгеләнеше үзгәрми. Бу парковкалы медицина үзәге булачак», – дип раслады участок арендаторы Александр Павлов.

Объект төзелеше Татарстан Республикасының Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге активистлары контролендә булачак.

Җомга, 9 ноябрь 2018, 14:00