Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ГАҖ автомобиль заводында «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән эшче яшьләрнең ачык шәһәр форумы үтте. Форум гадәттәгечә төрле тармаклардагы эшләүче яшьләрне җыйды – тәҗрибә уртаклашу һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча мәгарифтән алып сәнәгатькә кадәр фикер алышу булды. Быел әлеге чарада шәһәрнең 27 предприятие, оешма һәм учреждениеләреннән 74 делегат катнашты. Форум автомобиль заводы конвейерына экскурсиядән башланды. Катнашучылар 1976 елдан бирле эшли торган линияне карый алдылар, анда беренче КАМАЗ җыйганнар.

Форумда катнашучыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламләде.

Форумның төп максаты – 2018-яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын камилләштерү, эшче яшьләр проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү. Чара кысаларында «Социаль проектлау» темасына мастер-класс булды, ул киләчәктә шәһәрдә тормышка ашыру өчен уртак проектны эшләүнең соңгы нәтиҗәсе дип фаразлады.

Җомга, 9 ноябрь 2018, 16:13