Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «Бердәм Россия» сәяси партиясе Яр Чаллы җирле бүлегенең XXXII конференциясе узды. Конференциядә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, активистлар, партия тарафдарлары һәм башкалар катнашты.

Партиянең җирле бүлегенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга бурычлары турында Наил Мәһдиев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Яр Чаллы шәһәре тотрыклы үсеш алуын дәвам итә, республикада күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора, тормыш һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тәэмин итә.

9 ай нәтиҗәләре буенча шәһәр халкы 1,5 мең кешегә арткан һәм хәзерге вакытта 534 мең кеше исәпләнә. Соңгы 18 елда беренче тапкыр иң түбән эшсезлек дәрәҗәсенә ирешелгән. Моннан тыш, хисап чорында төяп җибәрелгән товарлар күләме 241,3 млрд сум тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы-107,6%.

«Беренче чиратта «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде, аның шәһәр икътисадында өлеше 37%тан артык. Ел башыннан конвейердан 26 меңнән артык йөк автомобиле төште (2017 елның 9 аенда – 25752 йөк автомобиле булган)», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев үз чыгышында.

Ел башыннан 35 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 20%ка артыграк. «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе буенча эш дәвам итә. Бүген инде 25 компания ТОСЭР резидентлары булып тора. 2018 ел башыннан әлеге компанияләр 15 млрд сум инвестиция керттеләр һәм 3000 тирәсе югары квалификацияле эш урыны булдырдылар.

Утырыш барышында партия әгъзалары берничә мәсьәләне карадылар, шул исәптән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясенә барачак делегатлар да сайланды.

Җомга, 9 ноябрь 2018, 17:00