Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КФУның Чаллы институты мөгаллимнәре «Югары мәктәпнең алтын исемнәре — 2018»  проектында җиңүче булдылар. «Яшь фәнни һәм педагогик талантлар» номинациясендә техник фәннәр кандидаты, доцент Татьяна Швеёва җиңү яулады, «Социаль эшкә һәм тәрбия эшчәнлегенә өлеш керткән өчен» номинациясендә иң яхшы дип, техник фәннәр кандидаты, доцент Андрей Швеёв танылды. Җиңүчеләрнең исемнәре – Россиянең Алтын югары белем бирү фонды Мактау Китабына кертеләчәк.

«Югары мәктәпнең алтын исемнәре» - илнең профессор-укытучылар составының иң лаеклы вәкилләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән бөтенроссия проекты. Конкурс 14 номинация буенча үткәрелә. Быел Татарстан укытучылары өч номинациядә җиңүче булдылар. Конкурска илнең 69 төбәгеннән барлыгы 178 белем бирү оешмасы 862 гариза тапшырды.

Бәйгене оештыручы булып «Югары мәктәп укытучылары Лигасы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Координацион советы тора. Проект Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Шимбә, 10 ноябрь 2018, 10:03