Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда шәһәркүләм «Торак һәм кредитлар» ярминкәсе узды, анда чаллылылар фатирны ничек сатып алырга, ипотеканы рәсмиләштерергә, салым исәпләрен ясарга, ана капиталы акчаларын кулланырга һәм торак белән бәйле башка күп кенә мәсьәләләр буенча җавап ала алдылар. Халык сорауларына тугыз банк, дүрт төзелеш компаниясе, ипотека торак кредитлау агентлыгы, салым хезмәте, Пенсия фонды, иминият агентлыгы, ТР Риэлторлар гильдиясе вәкилләре, шулай ук КФҮ белгечләре җавап бирде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый форматтагы чараларны үткәрү инициативасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан хупланды. Бу юлы да ул ярминкәдә булды: «Чаллыда эшләүче кешеләр саны арта. Бизнес Чаллыдан китә дигән сүзләр дөрес түгел. Банк аша хезмәт хакы артуын күрәбез. Барлык банкларда бирелә торган ипотека кредитлары арта. Бу да предприятиеләрнең эшләвен күрсәтә», - дип билгеләде мэр.

Төзүчеләр чаллылыларга яңа төзелешләрдә, риэлторлар – икенчел базарда торак вариантларын тәкъдим иттеләр. Белгечләр сүзләренә караганда, хәзер шәһәрдә күчемсез милек сатып алуга ихтыяҗ, фатир бәясе арту фаразлануга бәйле рәвештә, арткан.

Чарада беренче тапкыр төрле сертификатлар һәм призлар уйнатылды.

Шимбә, 10 ноябрь 2018, 15:50