Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллыда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә. Бу шимбәдә алар «Төзүче» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный»  агросәнәгать паркы территориясендә даими эшләүче 3 мәйданчыкта узды. Бу юлы автокалага 300 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген Ипподромда ярминкә мәйданчыгында булды. Ул фермерлар һәм шәһәр халкы белән аралашты.

«Россия Федерациясенең бик аз субъектлары мондый ярминкәләр үткәрә, ләкин республикада күп еллар гадәттәгечә мондый ярминкәләр эре шәһәрләрдә якындагы районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көче белән уза. Чаллы шәһәренә беркетелгән район хезмәтчәннәренә, монда килеп сәүдә итүләре өчен, рәхмәт әйтәсе килә», – диде Наил Мәһдиев.

Ярминкә мәйданчыкларында сыер ите, сарык, кош ите (каз, үрдәк, тавык), сөт һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчәләр, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.  Төп катнашучылар Актаныш, Мөслим һәм Тукай муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр булды.

«Без моны ярты миллионлы автокалада яшәүчеләрне яхшы, сыйфатлы экологик чиста продукция белән тәэмин итү өчен бик кирәкле һәм социаль мөһим эш дип саныйбыз», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Ярминкәләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  «Төзүче» стадионы янында  авыл хуҗалыгы продукциясен сату көн саен алып барыла. Биредә үз продукциясе белән Тукай районы фермерлары сәүдә итә. Башка ике мәйданчыкта – «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподромда –ярминкәләр һәр шимбәдә оештырыла.

Шимбә, 10 ноябрь 2018, 11:21