Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рус география җәмгыятенең региональ үсеш департаменты директоры Сергей Корлыханов, сәяхәтче, фотограф, режиссер-документалист Леонид Круглов һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер Яр Чаллы шәһәренә масштаблы белем бирү акциясе – «Бөтенроссия география диктанты» кысаларында килделәр.

 Акция 11 ноябрьдә бер үк вакытта шәһәрнең 20 мәйданчыгында узачак. Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев әлеге делегация вәкилләре  белән очрашты. Шәһәр башлыгы кунаклар белән автокала тарихы һәм аның үсешенең төп моментлары белән уртаклашты.

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләп узды. Мәсәлән, ул начар ишетүче кешеләрне су асты-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү турында әйтте.

Рус география җәмгыятенең Чаллы бүлеге рәисе, Шәһәр Советы депутаты Сергей Кулиш җирле бүлекчә эшли торган проектларга тукталды. Бу проектлар: «Иң матур шәһәр», «Иң яхшы география укытучысы», «Сулыкларны чистарту көне» һәм «Экологик сплавлар» проектлары. Шулай да Бөтенроссия географик диктанты шулар арасында иң масштаблысы булып тора.

Очрашу ахырында Рус география җәмгыятенең региональ үсеш департаменты директоры шәһәр мэрына Санкт-Петербургтагы РГҖ йорты тарихы турында китап тәкъдир итте.

Шимбә, 10 ноябрь 2018, 15:38