Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Дөнья тирәли сәяхәт кылган Мәскәү режиссеры һәм сәяхәтче, Рус география җәмгыяте әгъзасы, күп кенә экспедицияләрдә катнашучы Леонид Круглов Чаллыда «Бөек Төньяк юл» кинопроектын тәкъдим итте. Бу безнең илнең арктик киңлекләре буйлап тарихи сәяхәт турында документаль фильм. Фильмны күрсәтү автокалада Рус география җәмгыятенең Чаллы бүлеге рәисе, Шәһәр Советы депутаты Сергей Кулиш инициативасы белән «Мадагаскар» кинотеатрында узды. Режиссер чакыруы буенча кинокартинаны карарга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

 "Искиткеч, мавыктыргыч фильм. Тагын бер тапкыр безнең илнең никадәр зур, матур һәм мәһабәт булуы турында уйланасың. Безнең илдә әле күпме геройлар исеме әйтелмәгән. Фильм бик ошады, монда утыручыларга да ошагандыр дип уйлыйм. Бу безнең ил белән танышу өчен бик яхшы мисал. Безнең берләшмәләргә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга күрсәтергә кирәк», - дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.

Фильмнан соң режиссер тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Иң кызыклы сорау бирүчегә китап бүләк ителде.

Якшәмбе, 11 ноябрь 2018, 07:32