Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген,12 ноябрьдә, «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Беренче курс студенты көне-2018» шәһәр фестиваленең сайлап алу туры уза. Гариза бирү кампаниясе вакытында фестивальнең оештыру комитетына 93 гариза тапшырылган, шулардан «Музыка» -36, «Хореография» -26, «Үзенчәлекле жанр» –5, «Театр» –12 һәм «Журналистика/блогинг» юнәлеше буенча – 14.

Сайлап алу турына беренче катнашучыларны 9:00дан 12:00 сәгатькә кадәр («Музыка»), аннары 13:00тән 15:00 сәгатькә кадәр («Хореография») һәм 16.00дан 18:00гә кадәр («Үзенчәлекле жанр», «театр») көтәләр. Һәр блоктан соң фестивальнең жюри әгъзалары белән фикер алышу булачак.

26 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Беренче курс студентлары көне-2018» фестиваленең гала-концерты узачак. Анда сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар катнашачак.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 08:10