Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Барлык керем чыганаклары буенча 2018 елның 9 аенда шәһәр бюджетына 6 млрд 399 млн сум күләмендә акча кергән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте. Үз керемнәре 3 млрд  413 млн сум яки 53% тәшкил иткән, бюджетара трансфертлар – 47% һәм шуның буенча 2 млрд 987 млн сум күләмендә акча кергән.

Ирина Сәгыйдуллина агымдагы елда гражданнарның 2017 ел өчен барлык милек салымнарын:  җир, транспорт, физик затлар милкенә карата салымнарны түләү срогы 2018 елның 3 декабрендә тәмамлана, дип искәртте. Чаллылылардан кергән гомуми исәп суммасы 873 млн 292 мең сумны тәшкил итә.

1 ноябрьгә салым түләүдән кергән акча 297 млн сумма яки 34%ны алып тора. 2018 елның тугыз аенда шәһәр бюджеты чыгымнары 6 млрд 567 млн сум яки тәгаенләнгән планның 67% тәшкил иткән.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 09:21