Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның тугыз аенда Яр Чаллы шәһәре буенча муниципаль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 2 млрд 292 млн сумга сатып алулар уздырылган. Бюджет акчаларын экономияләү 122 млн 800 мең сум тәшкил иткән. Мондый икътисадый нәтиҗәгә, электрон аукционнар үткәрү хисабына ирешелде, алар сатып алуның максималь ачыклыгын тәэмин итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, икенче ел рәттән, шәһәр мэры Наил Мәһдиев киңәше буенча биржа сатып алу модуле файдаланыла, ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

Биредә кече күләмдә сатып алулар үткәрелә бу сатып алу 100 һәм 400 мең сумга кадәр. 2018 елның тугыз аенда шундый сатып алулар буенча бюджет акчаларын экономияләү 30 млн 300 мең сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен 2017 ел дәвамында биржа модулендә сатып алулар чараларын экономияләү 27 млн 500 сум тәшкил итте.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 09:44