Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тугыз айда Яр Чаллыда кече һәм урта предприятиеләр саны 4,4% ка арткан. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше хисап чорында 12%ка артты һәм 123 млрд сум тәшкил итте. Гомумән алганда, соңгы биш елда икътисадның эшмәкәрлек секторы үсешенең уңай динамикасы күзәтелә. Чаллыда 29,3 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара, анда 55 меңнән артык кеше эшли.

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан ташламалы кредит бирү программасы буенча 7,6 млн сумлык биш проект финансланган. Агымдагы елның 31 декабренә кадәр әлеге программа буенча еллык ставка 7,5% ка кадәр киметелде. Моннан тыш, фонд сәүдә өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләрдән гаризалар кабул итә башлады.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан 2018 елның тугыз аенда шәһәрнең җиде предприятиесенә 150,8 млн сумлык кредит белән тәэмин итү өчен 48 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Эшмәкәрләргә бизнес-проектларын финанслауның яраклы төрен, тиешле банкны сайлауда ярдәм күрсәтү өчен Гарантия фондында Бердәм кредитлау үзәге эшли башлады. Аның вазыйфасына эшмәкәр кредит заявкасы биргән моменттан башлап акча алганчыга кадәр аның белән эш алып бару керә. Үзәк тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләр бушлай башкарыла. Заявканы фонд сайты аша garfondrt.ru калдырырга мөмкин.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 10:16