Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге ХVII республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең зона этабы узачак. Фестивальдә 12-22 яшькә кадәрле аерым башкаручылар да, шул яшьтәгеләрдән торган коллективлар да катнаша ала.

Фестиваль номинацияләре – «Музыкаль юнәлеш»: «Иң яхшы җылаучы автор-башкаручы», «Иң яхшы коллектив-җыр башкаручы», «Татар халык җырларын иң яхшы башкаручы», «Татар композиторлары әсәрләрен башкаруда иң яхшы академик вокал».

«Шигъри юнәлеш»: «Үз әсәрен яттан иң яхшы укучы» (поэзия, проза, әдәби-музыкаль композиция), «Башка авторларның әсәрләрен яттан иң яхшы укучы» (поэзия, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Зона этабында катнашу бушлай. Зона этабы финалистлары 8-9 декабрьдә Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVII республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең икенче этабында бушлай катнашачак.

Гаризалар  әлеге электрон адреска:mczaman@mail.ru кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 57-08-70 телефоны буенча алырга мөмкин.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 08:37