Чәршәмбе, 28 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә стеланы ГЭС бистәсендә, шәһәргә керү юлында урнаштырырга планлаштыралар. Шәһәр халкына сайлау өчен алты вариант тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә тавыш бирүдә 15 меңгә якын кеше катнашты.

Чаллыда монументаль комплекс өчен тавыш бирү бара, аны ГЭС бистәсендә шәһәргә керү юлында урнаштырырга планлаштыралар. Шәһәр халкына сайлау өчен алты проект тәкъдим ителә. Беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган монументаль комплекс өчен өч мәйданчыкта тавыш бирергә мөмкин: «ВКонтакте»дагы Шәһәр администрациясе сайтында онлайн, үзеңә иң ошаган вариантның номерын күрсәтеп 8(905)-371-35-39 sms-хәбәр җибәрү аша, КАМАЗ ветераннары советында һәм Башкарма комитет бинасында урнашкан урналарга үзеңә ошаган вариант өчен купон төшереп.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 09:24