Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шушы көннәрдә Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Рәисә Минаҗ кызы Гыйрфанова һәм Валентина Александровна Николаева 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Юбилярлар Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән котлаулар алдылар.

Рәисә Минаҗ кызы ТАССРның Лениногорск районы Шөгер авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында 13 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли, авыл хуҗалыгы эшләрен башкара, көтү көтә. 1965 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Камгэсэнергостройда эшли. Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерә, җиде оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Рәисә Гыйрфанова юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Валентина Александровна Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында машина төзелеше заводында эшли. 1948 елда Борис Николаевич Николаевка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы, Кыштым радиозаводында ОТК контролеры булып хезмәт куя. 2012 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Ире белән бергә бер кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Валентина Николаева юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 15:24