Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда якындагы өч елга шәһәр бюджеты буенча ачык тыңлаулар узды. Фикер алышуда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.

2019 елга бюджет керемнәре 8 млрд 689 млн сум күләмендә планлаштырылган, шулардан 81,6% салым керемнәре алып тора. 2019 елга фараз 3 млрд 982 млн сум тәшкил итә, 2020 елга – 4 млрд 143 млн сум, 2021 4 млрд 347 млн сум акча. Салым булмаган керемнәр (18,4%) 2019 елга 896 млн сум күләмендә фаразлана. (2020 елда-898 млн сум, 2021 елда - 910 млн сум). Салым булмаган керемнәрнең төп өлеше дәүләт һәм муниципаль милектәге мөлкәтне файдаланудан кергән керемгә туры килә.

Бюджетара трансфертларны 2019 елда шәһәр 3 млрд 812 млн сум күләмендә алачак (3 млрд 706 млн сум һәм 3 млрд 561 млн сум - 2020 һәм 2021 елларда). 2019 елга бюджет чыгымнары параметрлары 8 млрд 689 млн сум, 2020 һәм 2021 елларда - 8 млрд 747 млн сум һәм 8 млрд 819 млн сум тәшкил итәчәк. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина билгеләп үткәнчә, яңа бюджеттагы чыгымнарның төп өлеше хезмәт хакы түләүгә туры килә.

Мәгариф социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек булып кала. Киләсе елда шәһәр бюджетында мәктәпкәчә белем бирүгә 2 млрд 531 млн сум каралган, шул исәптән республика бюджетыннан 1 млрд 139 млн сум, гомуми белем алуга - 2 млрд 972 млн сум, шулардан республика бюджетыннан 2 млрд 117 млн сум, өстәмә белем алуга – 830 млн сум юнәлтелгән.

Шәһәр бюджеты проекты профессор, КФУның Яр Чаллы институты (филиалы) икътисад бүлегенең икътисад теориясе һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире Анатолий Макаров җитәкчелегендә эксперт төркеме тарафыннан хупланды.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 17:45