Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2030 елга кадәр республиканың икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында ТР Законына үзгәреш кертү хакында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Шәһәр Советы депутатлары, Иҗтимагый совет әгъзалары, Башкарма комитет вәкилләре катнашты.

«2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында»гы документ өч ел элек кабул ителгән иде. Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, анда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә зур игътибар бирелгән.

Стратегиянең төп максаты-конкурентлыкка сәләтле тотрыклы төбәк буларак Татарстанны үстерү, Кеше капиталын, институтларны, инфраструктураны, икътисадны, тышкы интеграцияне һәм эчке киңлекне үзара бәйләнгән үстерү сыйфаты буенча лидер булып торучы «Идел-Кама» үсеше драйверы буларак үстерү. Стратегия 2030 төп өч юнәлеш буенча эшне күздә тота: кеше капиталын формалаштыру һәм туплау; аны үстерү өчен уңайлы тирәлек булдыру; кеше капиталы икътисадка кирәкле һәм уңышлы эшли ала торган иҗтимагый институтлар булдыру.

Стратегия шулай ук икътисад үсеше дә үз эченә ала. Әлеге секторның үсешен нефть, газ, химия комплексы, машина төзелеше, энергетика, агросәнәгать комплексы, бизнес өчен инфраструктура тәэмин итәр дип көтелә.

Тәкъдимнәр республиканың барлык предприятиеләреннән, министрлыкларыннан, ведомстволардан, муниципалитетлардан, иҗтимагый оешмалардан, фәнни оешмалардан җыелган иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халыкка үз тәкъдимнәрен i.tatarstan2030.ru сайтында тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар иде.

Яңартылган Стратегиягә торак төзелеше күләмен арттыру һәм арзан торак белән тәэмин итү, яшәү өчен яраксыз торак фондын кыскарту, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру һәм гражданнарның аны формалаштыруда турыдан-туры катнашу механизмнарын үстерү кебек тәкъдимнәр керде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында иҗтимагый советлар утырышлары уза, аларда Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турында закон проекты карала. 21 ноябрьдә Закон проекты президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессиядә тәкъдим ителәчәк.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 11:15