Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 ноябрьдә Халыкара җитлекми туган балалар көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда аны «ак таҗлар көне» дип атыйлар, алар  җитлекмичә туган балаларның аеруча якланмаган булуын ассызыклый. Бу истәлекле көннең максаты – ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү, аларга җитлекми тууның хөкем түгеллеген аңлату. Хәзерге медицина бу проблеманы хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтү.

Икенче ел рәттән бәйрәм шәһәр масштабында үткәрелә һәм аны хастаханә стеналарында түгел, ә шәһәрнең кайбер эре сәүдә үзәкләрендә дә оештыралар. Балалар һәм ата-аналар өчен КБМҮ табиблары белән очрашу, хастаханә клоуннарыннан күңел ачу һәм конкурслар, концерт аква-гримлар, «Җиде диңгез» театрыннан тамаша һәм бүләкләр – болар барысы да чара программасына кергән.

Бәйрәм 15 ноябрь көнне 15:00тән 17:00 сәгатькә кадәр SUNRISE CITY сәүдә үзәгенең 2нче катында, фуд-корт зонасында узачак.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 17:32