Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең «Йорттагы һава торышы» шәһәр фестивале башланды. Фестивальнең максаты-төрле категория халыкны иҗатка тарту, шәһәрдәшләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләү.

Фестивальгә гаризалар: «Минем гаилә җыры», «Йорт ритмы», «Гаилә шигърияте», «Вакытсыз музыка», «Гаилә бүләкләре», «Кулинар иҗаты», «Гаилә хәзинәсе», «Уңайлы йорт» номинацияләре буенча кабул ителде.

Сайлап алу туры 16 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә узачак. Бүләкләү тантанасы белән Гала-концерт 23 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда оештырыла. Керү ирекле.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 09:10