Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне - Анна Михайловна Чапкова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Анна Михайловна Яңачишмә районында Утяшкино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Ике сыйныф кына тәмамлый ала. 12 яшеннән туган авылында төрле эшләр башкара, сугыш вакытында басуга чыга. 1945 елда ул Әлмәт районының Ямаш авылына эшкә урнаша. Анна Михайловна гомере буе мәктәптә җыештыручы булып хезмәт куя. 2000 ел башыннан Яр Чаллыда яши башлый. Аның өч оныгы, алты оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныгы бар.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм район ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 10:18