Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «Сәнәгатьтә цифрлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» дип исемләнгән IV машина төзелеше кластер форумы эшли башлады. Ике көн дәвамында Чаллының ИТ-паркында Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре бизнесның цифрлы трансформация мәсьәләсе турында фикер алышачаклар.

Форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин Яр Чаллы өчен машина төзелеше мөһим тармакларның берсе генә түгел, ә икътисадый иминлек нигезе дә дип билгеләп үтте: «Бу масштаблы форум инде дүртенче тапкыр уза һәм ел саен ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Алга таба да без бу юнәлештә актив хезмәттәшлек итәрбез, дип уйлыйм», – диде Ринат Абдуллин һәм барысына да нәтиҗәле эш теләде.

Чарада сигез чит илдән 700дән артык кеше катнаша: Бельгия, Германия, Италия, Кытай, АКШ, Франция, Япония, Швейцария, һәм илнең 30 төбәгеннән. Форум эше башланыр алдыннан барлык теләүчеләр компанияләрне гамәлгә ашыра торган проектлар экспозицияләре белән таныша алдылар. 10 дан артык компания үз проектларын тәкъдим итте. Бу минутларда форум кунаклары актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышучы түгәрәк өстәлләрдә катнашалар.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 11:47