Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы инвестицияләр күләме буенча барлык муниципаль берәмлекләр арасында республикада беренче урында тора. Бу хакта ИТ-паркта узган очрашу вакытында журналистларга Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

«Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе режимы алгач, аның җәлеп итү сәләте берничә тапкыр артты һәм без эшмәкәрлек активлыгының артуын да күрә алабыз. Без бу мөмкинлекләр турында бөтен дөнья буенча сөйлибез. Әлбәттә, бу кызыксыну уята. Татарстан территориясендә Яр Чаллы шундый җәлеп итә торган салым режимы булган бердәнбер территория түгел, шуңа да карамастан, Татарстан эчендә алгарышлы үсеш территорияләреннән инвестицион инфраструктура ягыннан иң әзерлеклеседер. КИП «Мастер» гына ни тора», - диде ул.

Бу минутларда Чаллы ИТ-паркында IV машина төзелеше кластер форумы уза. Катнашу өчен 700дән артык кеше теркәлгән, шул исәптән сигез чит ил: Бельгия, Германия, Италия, Кытай, АКШ, Франция, Япония, Швейцария һәм илнең 30 регионы вәкилләре бар.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 11:49