Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда Яр Чаллы агломерациясе «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыруга 1 млрд 360 млн сум акча алачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

"Тугыз ай эчендә төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 2% ка кимүгә ирештек, үлүчеләр саны 1,5% ка кимеде. Бу саннар артында безнең кешеләр тормышы тора", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Брифингта шулай ук юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында да сөйләштеләр. Республикада федераль юл агентлыгы белән берлектә 56 метеостанция эшли, алар онлайн режимында юлларда реаль хәл фаразларын бирә. Әлеге мәгълүмат халык өчен Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында ачык. 


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда бозлавыкка каршы көрәш өчен биш мең тонна елга комы һәм 900 тонна техник тоз сатып алынган. Тукталышларны, борылышларны, юл киселешләрен, куркыныч участокларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Квартал эчендәге юлларны, йорт яны территорияләрен һәм тротуарларны чистарту өчен шәһәрнең торак оешмалары тарафыннан 49 берәмлек кар чистарту техникасы әзерләнде. Шулай ук экстремаль һава торышы шартларына кар чистарту техникасы бирү турында килешүләр төзелде. Хәзерге вакытта юлларны һәм магистраль тротуарларны чистарту өчен кышкы чорда предприятие карамагында 157 берәмлек техника бар, шуларның 136 берәмлеге - махсус техника. Колонналарда эшләү өчен 40 КАМАЗ һәм кар чистарту җайланмалары булган ЗИЛлар бар.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 14:16