Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ижауда төбәкара ярышлар үтте. «Яшь математикларның Урал турниры»нда алты йөздән артык укучы катнашты.

Яр Чаллы данын өч команда яклады. Алар барысы да Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Любовь Баева тарафыннан 26-нчы гимназиядән әзерләнде һәм алтынчы сыйныф укучылары конкурсында катнашты. Составында Әсгать Әхмәдиев, Алексей Лукоянов, Максим Маскин, Макар Рипенко, Альбина Халитова һәм Ильяс Аетдинов бар көндәшләрен дә узып китте. Чаллы укучылары Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Уфа, Ижевск, Тверь, Жуковский, Магнитогорск, Барнаул, Киров һәм Курган кебек шәһәрләрдән 37 команданы узып, беренче урынны яуладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирда өч яшь категориясендә Россиянең төрле шәһәрләреннән 96 команда катнашты.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 14:28