Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Зурлыгы буенча Татарстанның икенче шәһәренә көчле педагогик состав белән техник университет кирәк. Шәһәр «КАМАЗ» заводлары һәм «Яр Чаллы»ТОСЭР предприятиеләре өчен квалификацияле эшче кадрларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барышында кадрлар җитмәү проблемасына «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин та кагылды: «Инвестицион эшчәнлегебездә без шәһәрнең үз үсеше буенча бизнес куйган таләпләргә туры килмәве белән очрашабыз. Биредә бу очракта, беркемнең дә эшләмәячәге көн кебек ачык», - диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр 19 федераль һәм республика программасында катнаша, өч ел эчендә шәһәр икътисадына 157 млрд сум акча кертелгән, озатылган продукция күләме 43%ка арткан. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 15 меңгә якын яңа эш урыны булдырылган.

“Бүгенге көндә бездә 534 мең кеше яши, туучылар саны арта. Яр Чаллының үсеш планы 2030 елга халыкның 600 мең кешегә кадәр артуын күздә тота”, - дип статистика саннарын китерде шәһәр башлыгы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда зур техник югары уку йорты оештырырга тәкъдим итте: "Чаллыда мәктәп укучыларын әзерләү системасы республикада иң яхшыларның берсе һәм, әлбәттә, иң талантлы кешеләр Казанга, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка китә. Шуңа күрә биредә зур техник университет кирәк. Бездә Казан университеты белән «КАМАЗ» ААҖ нең уртак проекты бар, ләкин техник университет үзе бик куәтле булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президентының сүзләренә караганда, вакытлар узу белән Кама аръягы зонасында дөнья дәрәҗәсендәге профильле белем бирү үзәкләре ачылырга тиеш. Түбән Камага нефть химиясе линиясе буенча университет кирәк, Әлмәттә югары нефть мәктәбен формалаштырырга кирәк, ә Чаллыда  техник югары уку йорты булырга тиеш. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Миңнеханов идеясен хуплады.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 16:15