Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән эшлекле сәфәр кысаларында Яр Чаллыга килде. Сәфәр «КАМАЗ» ГАҖ заводлары белән танышудан башланды. Кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм заводның генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Алар двигательләр заводы цехларын, көч агрегатлары җыю линиясен һәм әзер двигательләр белән таныштылар. Моннан тыш, делегация төзелеп килүче каркас кабиналар заводында һәм әзер йөк машиналары җыю заводында булды.

Аннары делегация Чаллы ИТ-паркына юнәлде, анда бүген Татарстан Республикасының IV машина төзелеше кластер форумы уза. Беренче эш итеп Игорь Комаров белән Рөстәм Миңнеханов проектлар һәм техника күргәзмәсен карадылар. «КОРИБ» авторемонт заводларын генераль директор, шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко тәкъдим итте.

Моннан тыш, кунакларга «Кванториум» балалар технопаркын күрсәттеләр, аның мәйданчыкларында мәктәп эскәмиясеннән яңа буын галимнәр һәм инженерлар әзерлиләр. Укучылар түбәндәге квантларга бүленде: лазер технологияләре, космоквантум, нейроквантум, геоквантум, авиаквантум, 3D-модельләштерү, электроника һәм башкалар.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 17:18