Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә автокаланың Үзәк районында яшәүче Нуриәсма Сәхап кызы Мифтиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Гурлева да кушылды.

Нуриәсма Сәхап кызы Тукай районы Җикән күл авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм 1959 елга кадәр туган авылы колхозында эшли. 1959 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Аксубай бистәсенә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.1991 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына кайта.

Нуриәсма Сәхап кызы биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләр. 

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 16:30