Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен Кузьма Сергеевич Петров-Водкин иҗатына багышланган «Сынлы сәнгать» фәне буенча III муниципаль олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында узды.

Олимпиаданың төп максаты-укучыларның иҗади сәләтләрен һәм тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынуларын ачыклау һәм үстерү, рухи-әхлакый шәхес тәрбияләү, гражданлык позициясе формалаштыру, патриотизм, әдәбиятка, сәнгатькә, Ватан мәдәнияте кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Олимпиада ике турдан торды: беренче турда - викторина (рәссам әсәрләре буенча тест сораулары); икенче турда - иҗади бирем (практик өлеш). Чарада шәһәрнең 13 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.

1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова олимпиадада катнашучыларны котлады һәм дипломнар тапшырды.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 10:45