Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Васильевна Беспалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрнеКомсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиева тапшырды.

Анна Васильевна Беспалова ТАССРның Әгерҗе районы Волково авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләр башкара. 1955 елда Николай Николаевич Беспалов белән гаилә корып җибәрә.1956 елда алар Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Анна Васильевна лаеклы ялга чыкканчы ветеринария лабораториясендә санитарка булып эшли. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстерәләр, бер оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Анна Васильевна юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 17:01