Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 ноябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге беренче тапкыр Skype аша пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай консультация ачачак. Бүген 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр Пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсияне түләү, индексацияләү һәм яңадан исәпләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.  ТР буенча РПФ бүлекчәсенең Skype адресы: opfrrt.

«Заманча технологияләр ярдәмендә без бүлек белгечләре белән скайп буенча видеоэлемтә оештырабыз. Бу бик уңайлы. Гражданин, өендә булган килеш, Россия Пенсия фонды хезмәткәре белән онлайн элемтәгә чыгарга һәм үзен кызыксындырган барлык сораулар буенча консультация алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 08:00