Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова 64 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталына 39 меңнән артык сертификат бирелгән. 32 мең гаилә 12,3 млрд сумнан артык акча белән файдаланган. Аларның күбесе әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән.  

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады. Бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр басу мөмкинлеген озайту, аны мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлдергәндә өч еллык мораторийның алынуы, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы акчаларын ай саен алып бару мөмкинлекләре.

Сертификат алу чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында, Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 08:28