Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күчмә киңәшмә барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев булган объектларның берсе – Җиңүнең 40 еллыгы урамын реконструкцияләү кысаларында барлыкка килгән яңа юл булды. Сүз урамны Яшьлек проспектыннан алып Залесный проспекты һәм Поляков урамы кисешкән боҗра янына кадәр дәвам итү турында бара.

Әлеге объектта эшләрне «Камдорстрой» алып бара. Шәһәр башлыгына подрядчы хәбәр иткәнчә, район администрацияләрендә һәм «Халык контроле» системасында барлыкка килгән кисәтүләр шунда ук бетерелгән.

«Җиңүнең 40 еллыгы – тормышка ашыра алган иң зур проект. Күчерүләр булды: яңа яңгыр канализациясе төзелде. Проектлауда хаталар була, әмма болар барысы да кичәге көн. Барысы да эшли. Транспорт эшли. Микрорайон яңа юл ярдәмендә яши башлаячак», - диде Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы Техническая урамын карап чыкты.

«Берничә ел элек кенә без шәһәр юлларын капиталь ремонтлау белән бергә шәһәрнең сәнәгать өлешендәге юлларны да капиталь ремонтларга кирәк дигән карар кабул иттек. Алар 40 ел ремонтланмаган, Яр Чаллы шәһәре – сәнәгать шәһәре һәм шәһәребезнең иминлеге аның сәнәгать өлеше белән бәйле. Бу эре, һәм урта бизнеска ярдәм итү. Алар бу хакта озак еллар сөйләделәр, һәм без бу ярдәмне сүз белән генә түгел, ә эш белән дә күрсәтү кирәк дип санадык», – диде ул.

Шуны да искәртү урынлы: урамны ремонтлауга республика һәм федераль бюджетлардан 300 млн сум бүлеп бирелгән. Юл озынлыгы ике юнәлештә 12 км тәшкил итә. 

Наил Мәһдиев киләсе елга да планнары белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда юлларны ремонтлауга якынча 2 млрд сум бүлеп бирелгән: «Киләсе елда хәл ителергә тиешле юллар бар. Без 2019 елда Яр Чаллы, Муса Җәлил һәм Тынычлык проспектын төзекләндерергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ул.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 14:00