Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 ноябрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә 15:00 сәгатьтә «Җырлаоке» музыкаль конкурсы узачак. Конкурсның максаты – татар музыкасы турындагы белемнәрне иҗади процесс аша тирәнәйтү.

Конкурста югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша. Катнашу өчен 5 кешедән торган командалар чакырыла. Һәр команданың исеме һәм капитаны булырга тиеш. Гаризалар 16 ноябрьнең 16:00 сәгатенә кадәр mizgel19191@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Музыкаль конкурс өч этапта узачак:

I этап-19 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә;

II этап – 26 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә оештырыла;

III этап 10 декабрьдә 15:00 сәгатькә планлаштырылган (финал өлеше).

Беренче этапта түбәндәге биремнәр өстенлек итәчәк:

- «Караоке-батл»- Командаларга алдан әзерләнгән җырны башкарырга кирәк булачак;

- «Билгеле бер тематика җырын искә төшерик» - Командаларга билгеле бер тема бирелә һәм аларның һәркайсына мөмкин кадәр күбрәк җыр искә төшерергә туры киләчәк;

- «Көйне бел» - җырның бер өзеге яңгыраганнан соң, катнашучылар аның нинди җыр икәнен атарга тиеш.

Җиңүчеләр бәйгене оештыручылардан дипломнар һәм призлар алачак.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 10:38