Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

35 комплекста 220 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә башлады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген төзелеш объектында булды. Биредә эшләрне 194 млн сумга «Евростиль» компаниясе алып бара. Билгеле булганча, яңа мәктәпкәчә учреждениедә 120 бала өчен алты ясле төркеме барлыкка киләчәк.

 «Бу ясле яшендәге балаларны юлламалар белән тәэмин итүгә кагылышлы бурычлар һәм программалар кысаларында үтәлә, аларны РФ президенты Владимир Путин һәм ТР президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. 2019 елда Яр Чаллыда алты балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 1500 урын барлыкка килергә тиеш», - диде мэр.

2019 елның җәендә учреждение кечкенә чаллылылар өчен ишекләрен ачар дип планлаштырыла. 35 комплекстан тыш, яңа балалар бакчалары ЗЯБ бистәсенең һәм Яңа шәһәрнең 14 нче комплексларында, 63 нче микрорайонда барлыкка киләчәк. Берьюлы ике учреждение Мәләкәс аръягында төзеләчәк. Алар барысы да заманча таләпләргә туры килә торган биналар булачак.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 10:46