Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Рәшит Мөхәммәт улы Мөхәммәдшин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны,Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиеваҗиткерде.

Рәшит Мөхәммәт улы ТАССРның Тукай районы Таулы Дрюш авылында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында 13 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли, авыл хуҗалыгы эшләрен башкара. 1952 елда Васильево дәүләт аграр техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгы техникасында шофер булып башлый. 1953 елда автоколонна башлыгы итеп билгеләнә. Рәшит Мөхәммәт улы 1954 елда гаилә кора. Лаеклы ялга чыкканчы Гараж-500 дә баш инженер булып эшли.

Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Рәшит Мөхәммәт улы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, ТР транспортының атказанган хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины. «Мактау Билгесе» ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 11:30