Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов Чаллы шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырачаклар.

Ул шәһәр мэрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Ак. Рубаненко бульвары, 7 йорт (3/18 йорт, «Мастеровые» рус драма театры бинасы, кырдан керү). Кабул итүнең якынча вакыты: 11.00 дән 14.00 сәгатьләргә кадәр.

Катнашу өчен (843) 291-33-59 телефоны (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы) буенча алдан язылу кирәк. Шалтыратулар 9:00 дан 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 16:36